Бу июньгә караганда - 4,4 процентка, узган ел белән чагыштырганда 27,5 процентка күбрәк, диелә Росреестр мәгълүматларында.
Июньдә Казанда 2 446 килешү теркәлгән. Шул рәвешле, бер ай эчендә аларның саны 107гә арткан. 2025 елның июлендә күрсәткеч 2 002не тәшкил иткән — бер ел эчендә теркәлгән килешүләр саны 551гә арткан.
Гомумән алганда, Татарстан буенча июль аенда 7 176 торак сату-алу килешүе теркәлгән. Июнь (6 908 килешү) белән чагыштырганда күрсәткеч 3,9 процентка артыграк. Бер ел эчендә килешүләр саны 21,6 процентка күбрәк, 2025 елның июлендә алар 5 900 булган.
Ихтыяҗның артуы ставкаларның кимүе һәм отышлырак шартлар көткән сатып алучыларның торак алуы белән бәйле.
Моннан тыш, кертемнәр тәмамланганнан соң акчаларның бер өлеше күчемсез милеккә күчә, ә икенчел торакның, бәясе үтемле һәм йортның тапшырылуын көтәргә кирәк булмау аркасында, яңа йортларга караганда җәлеп итүчәнлеге арта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез