Казанда Галиәсгар Камал урамында 900 метр озынлыктагы юл өлеше төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты буенча, Нариманов урамыннан Татарстан урамына кадәрге юл өлешендә алып барылачак. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Кое люкларын алыштыру, юлда 12 мең кв.м. артыграк мәйданда иске асфальт-бетон түшәмәне алу, вак таш-мастик асфальт-бетоннан юлның югарыгы катламын түшәү эшләре башкарылды”, – диелгән хәбәрдә.
Моннан тыш 750 кв. метр мәйданда тротуарлар ремонтланган. Биредә шулай ук 15 юл билгесе, җәяүлеләр өчен 200 метр озынлыктагы киртә-чикләр урнаштырылачак, юл тамгалары салыначак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез