Казанда илкүләм проект буенча Рәхимов урамындагы юлны төзекләндерү төгәлләнде

Казанның Мәскәү районы Рәхимов урамында 0,8 чакрым озынлыктагы ике полосалы юлны (Васильченко урамыннан Ютазы урамына кадәр) төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Барлыгы 12 кв.м артыграк мәйдандагы юлга югары дәрәҗәдә нык асфальт-бетон түшәмәсе салганнар. Шулай ук 1600 кв.м артыграк мәйданда тротуарларны ремонтлаганнар, 1600 погон метр озынлыктагы юл бордюрларын, 1190 погон метр озынлыктагы тротуар бордюрларын алыштырганнар.
Моннан тыш юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча кайбер эшләр башкарылган. Аерым алганда, 44 юл билгесе, 4 тукталыш павильоны урнаштырылган, юл түшәмәсенә тиешле билгеләр ясалган.

Төзекләндерү эшләре “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проект кысасында башкарылган. Исегезгә төшерәбез: әлеге юнәлеш буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясенә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре