Казанда илкүләм проект ярдәмендә гомуми практика табибы үзәге ачыла

Бина 395 квадрат метр мәйданда урнашкан. Табиблар бер смена эчендә 38 кешене, шул исәптән 7 баланы кабул итәчәк.

Казанның Чабакса бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр офисын рәсми ачылышка әзерлиләр. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Бина “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча төзелгән.. Табибларның бер смена эчендә 38 кешене, шул исәптән 7 баланы кабул итәчәге күздә тотыла.
Бүгенгә төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән инде. Бер катлы бина (мәйданы 395 кв.м чамасы) заманча медицина җиһазары һәм кирәкле мебель белән тәэмин ителгән.
Биредә амбулатория шартларында диагностика һәм дәвалау эшләре башкарылачак. Шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтәчәкләр, анализга кан алачаклар, прививка ясаячаклар, хроник авырулы кешеләрне күзәтүдә тотачаклар. Моннан тыш балаларга да профилактик прививкалар ясау каралган.

Россиядә илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре