5 июньнән Казанда татар телендә уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре башлана. Быел бу проект бишенче мәртәбә уздырыла. Яңа сезон яңалыклары турында Казан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Быел да биергә яратучылар һәм татар биюен үзләштерергә теләүчеләр җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Камал театры янәшәсендәге Кабан күле яр буенда очраша алачак.
Быел «Хәрәкәттә - бәрәкәт» бишенче мәртәбә уза. Юбилей сезонының яңалыгы – җәй азагында йомгаклау чарасы буларак бию ярышы бәйгесен уздыру. «Хәзерге телгә күчерсәк, биючеләр баттлы була инде. Биючеләр, дигәндә, без профессионалларны күж уңында тотмыйбыз. Теләге булган һәркем катнаша ала. 18 яшьтән алып, теләге һәм бию дәрте булса, 80 яшьлек абзый яки апалар да бии ала», - дип сөйләде «Байтирәк» һәм «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектларының фәнни җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова.
Катнашучылар арасыннан «бию батырын» сайлаячаклар. Аңа 300 мең сум акча каралган.
Әлеге проект 2021 елдан Казан Мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез