Казанда җиңел машина йөртүче зебрада бер хатын белән баланы бәрдереп качкан

Казанның Бигичев урамындагы зебрада 62 яшьлек хатын-кыз белән бер баланы бәрдергәннәр. Әлеге мизгел видеокүзәтү камераларына эләккән. Бу хакта Татарстан 24 хәбәр итә.

Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән һәм хәзер "Перехват" планы игълан ителгән. Бала исән, аны баш мие селкенеп Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр. Хатын хастаханәгә барудан баш тарткан. Хәзер һәлакәтнең нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре