Казанда Җиңү проспектында җитди юл-транспорт һәлакәте буган. Автомобильләрнең берсе авария нәтиҗәсендә яны белән капланган.
Һәлакәт урынына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр булырга мөмкин.
Һәлакәт шартлары һәм автомобильнең әйләнү сәбәпләре әлегә ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез