Казанда 5 июльдә «Җиңүдән Җиңүгә!» бөтенроссия спорт-патриотик эстафетасы узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Катнашучылар 1418 метр дистанциягә йөгерәчәк. Бу 1941-1945 еллардагы сугышның көннәре һәм төннәре санын символлаштыучы дистанция.
Акция Россия Федерациясе Президенты администрациясе, Россия Федерациясе Хөкүмәте, «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, «Россия офицерлары» гомумроссия оешмасы һәм Россия спортчылар берлеге ярдәмендә беренче тапкыр үткәрелә.
Ярышлар Урицкий исемендәге паркта узачак. Спортчылар сәхнә яныннан йөгереп китәчәк һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар һәйкәле янында финишка киләчәк.
Чараны ачу тантанасында ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин катнашачак.
Эстафета Мәскәүдә 24 июньдә, беренче Җиңү парады көнендә башланып киткән. Ярышта катнашучылар Мәңгелек утны башкаладан Ногинск, Владимир, Түбән Новгород һәм Чувашия Республикасына алып килгән. Казан исә эстафетаны Түбән Камага (7 июльдә) һәм Чаллыга (9 июльдә) тапшырачак.
Җиңү уты Кытай Халык Республикасыннан катнашучыларга Амур елгасы аша Благовещенск һәм Хэйхэ шәһәрләрен тоташтыручы күпердә тапшырылачак. Акция Япония милитаристлары белән сугыш барган провинцияләр территориясендә дәвам итәчәк.
Эстафета Пекинда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм РФ Президенты Владимир Путин катнашында узачак тантаналы чаралар белән тәмамланачак.
Эстафетада катнашу өчен Бөтенроссия патриотик йөгерешенең рәсми сайтында теркәлергә кирәк.
9 майда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез