Куркыныч авария кичә төнлә "Химиклар" Мәдәният йорты янындагы күпердә килеп чыккан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 34 яшьлек "ГАЗель" йөк машинасы йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә туктаган ике 26 яшьлек ир-атка бәрелгән. Шуннан соң йөк машинасы "Лада" һәм Volkswagen җиңел машиналарына да бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Осиново бистәсендә яшәүче 26 яшьлек кеше һәлак булган.
"Шулай ук Ульяновск өлкәсеннән килгән 26 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны ябык баш сөяге-мие җәрәхәте белән 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерделәр ", - дип аңлаттылар ведомство матбугат хезмәтендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез