Газетага язылу

Казанда йорт түбәсе җимерелеп төшкән

Бүген Казанның Беломорская урамында урнашкан 71 нче А йортның ике подъезды өстендә түбәсе җимерелеп төшкән.

Казанда йорт түбәсе җимерелеп төшкән
t.me/kirmosinfo/14451

Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәгән. 

Бу – 1964 елда төзелгән 5 катлы “хрущевка”. Идарәче компания шундук торгызу эшләренә керешкән. Белгечләр әйтүенчә, түбәгә алга таба да ишелү куркынычы янамый. Хәзерге вакытта йортта үзәкләштерелгән җылылык бирү системасы торгызылган инде. Ике подъезда җылылык җибәрү эшләре дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре