Казанда ир-ат интернет аша балалар белән язышкан һәм аларның интим-фотоларын сораган

Казан кешесе социаль челтәрдә балалар белән интим язышу алып барган өчен тоткарланган. KazanFirst үз чыганаклары сөйләгәнчә, 43 яшьлек ир-ат фейк-аккаунт булдырган. "Валерий Светлов" псевдонимы астында ул дүрт һәм биш яшьлек кыз-балалар белән танышкан.

Ир-ат балалар белән интим язышулар алып барган, аларга очрашырга тәкъдим итә һәм интим фотосурәтләр сораган.

Хәзер җинаятьче тоткарланган, ул үз гаебен танымый. Ир-ат турында аның кладовщик булып эшләве билгеле, элек хөкем ителмәгән. Җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре