Бүген башкаланың Седов урамындагы 22 нче йортта Иран Генераль консуллыгының яңа офисы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Джалалзадә катнашты.
“Бу – истәлекле вакыйга. Казанда Иран Генераль консуллыгы моннан 17 ел элек барлыкка килде. Бирегә мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан-арта. Шуңа күрә яңа бина ачу ихтыяҗы туды”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Россия, шул исәптән, Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлек үсә. “Без эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйттек. Безне дин, икътисадый элемтәләр, дөньядагы вакыйгаларга сәяси караш берләштерә”, – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин Генераль консуллыкны “өй туе” белән котлап, уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде. “Хәерле юл! Биредә эш кайнап торсын!” – диде парламент җитәкчесе.
Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Джалалзадә билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия Иранның якын хезмәттәше булып тора. “Безнең уртак якларыбыз күп, мәдәният һәм икътисад өлкәләрендә элемтәләр ныгый. Без алга таба да хезмәттәшлекне үстерергә телибез”, – диде ул.
Чарада катнашкан Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев әйтүенчә, Татарстан белән Иран арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. “Бу эштә Генераль консуллык мөһим урын алып тора”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез