Әлеге минутларда Казанда «Ак Барс Арена» стадионында Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату мәрасиме башланды. Чара стадионның үзәк холлында бара.
Эшмәкәрне Миңнәхмәтовлар гаиләсенең туган авылы — Саба районының Миңгәр авылында җирлиләр.

Ирек Миңнәхмәтов Казанда туган. Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003) һәм КДУның юридик факультетын (2008) тәмамлый. Карьерасын бизнесмен сыйфатында «Чыңгызхан» фирмасында башлый. 2008-2010 елларда - Казан шәһәре Думасы депутаты.

2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була. Бу посттан киткәннән соң үз бизнесын үстерергә ниятләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез