Форумда Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, производствода белем бирү осталары, укытучылар, хакимият органнары вәкилләре һәм эш бирүчеләр катнашачак.
Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов катнашачак.
Форумның төп темасы икътисад һәм хезмәт базарының үзгәреп торучы таләпләре шартларында һөнәри белем бирү остасы ролен үстерүгә багышланачак. Катнашучылар көллият һәм техникум студентларын реаль җитештерүгә ничек якынайтырга, мәгариф оешмаларының предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлеген көчәйтергә һәм производствода өйрәтү осталары эшенә заманча алымнар формалаштырырга кирәклеге турында фикер алышачаклар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез