Казанда исерек хәлдәге шофер автомобиль багажнигында балаларны йөрткән

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанның Мәүлетов урамы һәм Җиңү проспекты чатында бер автомобильне туктаткан. Машинаны тикшергәч, исерек хәлдәге ир-атның дүрт баланы автомобиль багажнигында йөртүе ачыкланган.

Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре