Газетага язылу

Казанда ислам дөньясының 20дән артык иленнән 100 яшь галим җыелачак

Казан Россиядән һәм ислам илләреннән 100 яшь галимне каршы алырга әзерләнә. 30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр биредә ИХО (ислам хезмәттәшлеге оешмасы) илләренең IV Яшьләр фәнни конгрессы узачак.

Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар, тикшеренүчеләр, экспертлар һәм инноваторлар килүе көтелә. Барлыгы 102 илдән 2500дән артык гариза кабул ителгән, араларыннан 20дән артык илдән 100 яшь галимне сайлап алганнар.

 Оештыручылар – Татарстан Хөкүмәте, ИХОның фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча Даими комитеты (КОМСТЕХ), А. М. Горчаков исемендәге гавами дипломатиягә ярдәм фонды һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә Казан федераль университеты һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе тора. Быелның төп темасы – глобаль чакырулар шартларында тотрыклы иминлеккә ирешү.

 «Бүген фән – Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында иң ныклы күперләрнең берсе. Казанда узачак конгресс кебек мәйданчыклар яшь тикшеренүчеләргә элемтә булдырырга, ә безнең дәүләтләргә глобаль сынауларга бергәләп җавап бирергә ярдәм итә», – ди Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.

 Программа дүрт көнгә исәпләнгән. Ул пленар утырыш белән ачылачак, аннан соң катнашучылар мәйданчыкларга таралачак. «Түгәрәк өстәл»ләр һәм интерактив семинарлар форматында алар биш юнәлеш буенча тикшеренүләр турында фикер алышачаклар: биомедицина һәм биотехнологияләр; экологик тотрыклылык, яшел технологияләр һәм табигатьтән рациональ файдалану; ясалма интеллект һәм белем бирүдә цифрлы карарлар; архитектура, дизайн һәм сәнгать; заманча халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокуклар.

 «Берничә ел эчендә конгресс популярлашты, монда дистәләгән илдән көчле тикшеренүчеләр килә. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә башка мондый конгресс юк. Биредә катнашучылар үз эшчәнлеген тәкъдим итә һәм файдалы танышулар булдыралар», – дип сөйләде Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова.

 Конгресс эшчәнлеге инглиз телендә алып барыла. Нәтиҗәдә финалистларның эшләре тезислар җыентыгына тупланачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре