Оештыручылар – Татарстан Хөкүмәте, ИХОның фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча Даими комитеты (КОМСТЕХ), А.М. Горчаков исемендәге гавами дипломатиягә ярдәм фонды һәм «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә Казан федераль университеты һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе. Ярышка 100 дән артык илдән 2,5 меңнән артык гариза килде. Белгечләр биш юнәлеш буенча иң көчле эшләрне сайлап алды.
Җиңүчеләр:
- биомедицина һәм биотехнологияләр юнәлеше – Арьянис Мутия Захра (Индонезия) һәм Кенана Дайоб (Сүрия);
- экологик тотрыклылык һәм яшел технологияләр – Джазбия Ширин (Пакистан) һәм Вильдан Сухартини (Индонезия);
- ясалма фәһем һәм мәгарифтә цифрлы карарлар – Хени Солеках (Индонезия) һәм Елена Литвиненко (Россия);
- архитектура, дизайн һәм сәнгать юнәлешендә – Мөхәммәд Азмир бин Мөхәммәд (Малайзия) һәм Лира Ситдыйкова (Россия);
- заманча халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокуклар номинациясендә – Мөхәммәд Ардафилла (Индонезия) һәм Герда Галеева (Россия).
Экология юнәлешендә җиңүче Джазбия Ширин Казанга беренче тапкыр килгән. Ул микропластика һәм авыр металларның туфракка һәм үсемлекләргә йогынтысын өйрәнгән. «Мин Конгресс турында социаль челтәр аша белдем һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең фәнни киңлегенә эләгергә хыялландым. Биредә мин көчле остазлардан белем алдым һәм чын дуслар таптым. Казан минем өчен ачыш булды: шәһәр, чаралар һәм милли аш-су якты тәэсирләр калдырды. Яңа танышлар белән без мәдәни һәм фәнни тәҗрибә алмашу буенча уртак проект турында фикер алышабыз инде», – дип сөйләде Джазбия Ширин.

Мәгарифтә ясалма фәһем куллану юнәлешендә җиңүче Елена Литвиненко өчен конгресс – яңа һөнәри элемтәләр өчен мәйданчык. «Миңа мәгарифтә ясалма фәһем буенча әйдәп баручы белгечләр белән аралашу һәм элемтәләрне киңәйтү мөһим иде. Конгресс цифрлы белем һәм мәдәниятара аралашу тәҗрибәсе бирде. Мин фикердәшләр һәм булачак проектлар өчен потенциаль партнерлар таптым, шул исәптән Пакистаннан да», – ди Елена.
Җиңүчеләр ИХО илләренең фәнни үзәкләрендә остазлык, стажировка һәм кыска вакытлы белем бирү программаларында катнашу мөмкинлегенә ия булды. Кайбер катнашучылар Казан федераль университетына керү өчен тәкъдимнәр алды.
Быел беренче тапкыр программага конгресстан соңгы хезмәттәшлек кертелде: оештыручылар яшь галимнәргә чарадан соң да ярдәм итәчәк һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе базасында уртак эш оештырылачак. Финалистларның эшләре аерым фәнни җыентыкка тупланачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез