Казанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтләрендә 1155 кеше зыян күргән. Кызганыч, үлүчеләр саны арткан һәм 34 кә җиткән. Аварияләрнең күп өлеше Совет (265), Идел буе (164) һәм Вахитов районнарында (146) булган. Ә Авиатөзелеш районы (72) юл-транспорт һәлакәтләре иң аз теркәлгән район булып тора. Утырышта җәяүлеләр иминлеге мәсьәләсенә аерым тукталдылар. Ел башыннан җәяүлеләрне бәрдерүнең 321 очрагы теркәлгән. Саннар шулай ук арту ягында. 2025 елда мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә 8 кеше үлсә, быел исә – 13 кеше.
Җәмәгать транспорты катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә еш булып тора. Быел аларның саны 136 га җиткән. Аларда 178 кеше зыян күргән. Шуны да әйтергә кирәк: аварияләрнең 50 се җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе аркасында килеп чыккан.
«Метроэлектротранс» предприятиесе генераль директоры Айдар Абдулхаков әйтүенчә, ун айда электр транспортын идарә итүчеләр гаебе аркасында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Кисәк туктап калган транспортта егылып, 13 пассажир имгәнгән. Җитәкче билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәтенең һәр очрагын махсус комиссия тикшерә. Профилактик эш нәтиҗәләре буенча 99 машина йөртүче эшкә чыгарылмаган һәм өстәмә инструктаж узган. Булачак машинистлар белән дә профилактик эш алып барыла. Моңа бәйле әзерлек һәм стажировка сәгатьләре арттырылган, катлаулы һава шартларында һәм тәүлекнең караңгы вакытында идарә итү күнекмәләренә аерым игътибар бирелгән.
«ПАТП 2» предприятиесе генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин күзәтү камералары ярдәмендә юл-транспорт һәлакәтләре анализлануын җиткерде.
– Һәрбер очрак буенча нәтиҗәләр ясала һәм хезмәткәрләргә өстәмә рәвештә куркынычсызлык таләпләре аңлатыла, инструктажлар һәм укулар үткәрелә. Видеоматериалларны шулай ук маршрутларда хокук бозуларны ачыклау өчен дә кулланабыз, – диде җитәкче.
Утырышта юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен тирәнрәк анализлау зарурлыгы турында аерым фикер алыштылар. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров инструктажлар һәм контроль чаралары турында белешмәләрнең генә җитәрлек булмавына басым ясады.
– Аварияләрнең нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгуын ачыкларга кирәк. Җәмәгать транспортын идарә итүчеләрнең әзерлек дәрәҗәсе җитәрлекме? Эшне кирәкле дәрәҗәдә оештыра белмибезме яки башка факторлар бармы? – диде Рөстәм Гафаров.
Ул җәмәгать транспорты йөртүчеләренең хокук бозуларын исәпкә алуның бердәм системасын – юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның карточкаларын булдырырга тәкъдим итте. Карточкада һәлакәтләр саны һәм аларның ничек килеп чыгуы язылып барачак. Бу һәр очракны анализлау һәм кирәкле нәтиҗәләр ясау өчен кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез