Казанда юл уртасында салют аттырган ир-атны эзлиләр

Кичә кич социаль челтәрләрдә бер ир-атның юл уртасында фейерверк җибәрүен сурәтләгән видео таралган. Бу хәл Казанның Вишневский урамында килеп чыккан.

“Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре юл уртасында “бәйрәм” оештырган ир-атны эзли.

“Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре нигезендә тиешле карар кабул ителәчәк”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре