Тамашачыларны тантаналы чара кысаларында дөньякүләм дәрәҗәдәге иң яхшы Коръән укучыларның – Премия финалистларының чыгышлары, шулай ук Изге Китапның мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләрен һәм рухи мирасын ачучы театральләштерелгән куелыш көтә.
Төп программа башланыр алдыннан театр фойесында «Коръән дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителәчәк, ул Коръәннең иңдерелү, язылу һәм гасырлар буе саклану тарихына багышлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез