17 мартта «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +10,7 градуска, ә «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә +10,8 градуска кадәр күтәрелгән.
Моңа кадәр ТР башкаласында 17 март өчен һава температурасының абсолют максимумы 2015 елда теркәлгән иде. Ул вакытта «Казан» метеостанциясендә ул +6,2 градуска, ә «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә +7,3 градуска җиткән.
Элегрәк, 13, 14, 15 һәм 16 мартта, Казанда 2020, 2025, 2020 һәм тагын 2020 елларның температура рекордлары яңартылды. Шуның белән бергә моңа кадәр, 10 мартта, 1908 елның температура антирекорды яңартылган булган, дип хәбәр итә Татар-информ.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, Татарстанда якындагы көннәрдә аномаль җылы һава торышы сакланачак, яңа температура рекордлары көтелә. Әмма ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь республикага салкыннар кайтырга мөмкин, дип кисәтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез