Казанда мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләргә кабат җылылык бирә башлыйлар. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итте. Җылылык бирү сезоны 20 апрельдә һава температурасы күпеллык рекордларны челпәрәмә китергәч төгәлләнгән иде.
“Казанның балалар бакчалары, мәктәпләре һәм хастаханәләрендә кабат җылылык бирелә башлаячак. Татарстан Гидрометеоүзәге һава шартларының начараюы турында кисәтте. Якындагы көннәрдә һава температурасы нульгә төшәчәк. Киләсе атна башында да салкын һава саклана”, – диелгән Казан мэриясенең телеграм-каналында.
 Исегезгә төшерәбез: Казанда җылылык бирү сезоны 5 октябрьдә башланып, 20 апрельдә төгәлләнде. Ул 198 көн тәшкил итте. Алдагы елдагыдан 12 көнгә кимрәк бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез