Казан Ратушасында “Илдә кар барсын саклау һәм өйрәнү” дигән халыкара конференция башланып китте. Бүген 12 илдән килгән 180 катнашучы – фән эшлеклеләре, белгечләр, экологлар кар барсын саклау һәм яклау, аның санын арттыру буенча сөйләшәчәкләр. Әлеге чара “Экологик иминлек” илкүләм проекты ярдәме белән уздырыла.
Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сүзләренчә, әле мондый чараның башка бер җирдә дә узганы булмаган.
– Дәүләт, бизнес, җәмгыять, фән эшлекләре белән бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була дип еш әйтәм. Бу очракта да шулай, без 12 илдән килгән белгечләр белән бергәләп кар барсын саклау турында сөйләшәчәкбез. Татарстан – кар барсларын саклау программасын “Экология” илкүләм проектына кертү тәкъдим иткән иде. Кар барсы – төрки халыкларының хайваны булган. Ә без аларның эшен дәвам итәргә тиеш, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. – Кызганыч, соңгы елларда кар барсын саклау проблемасы кискен тора. Фән эшлеклеләре, белгечләр ярдәме белән яңа технологияләр кулланыла, мөмкинлекләр тудырыла. Әмма безгә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Әлеге чараның төп максаты – бөтен илләрне берләштереп, кар барсын саклау.
“Ирбис” кар барсларын өйрәнү һәм саклау үзәге Төбәкара Ассоциациясенең күзәтчелек советы рәисе Али Узденов әйтүенчә, моннан 10 ел элек илдә 10 кар барсы булган. 2024 елда Бөтенроссия буенча барслар санын исәпкә алганнар. Алар хәзер 87 икән. Бүген кар барсы Алтай, Бурятия, Красноярск төбәгендә яши.
– Россия Президенты Владимир Путин да кар барсларын бик ярата. Аның кабинетын барс сүрәте бизи, – ди Али Узденов. – Моңа кадәр безнең мондый зур форматта очрашып сөйләшкәнебез юк иде әле. Сирәк очрый торган бу мәче бүген илләрне берләштерә. Безгә барсларны сакларга кирәк. Алар бүген куркыныч астында. Табигатьтә аларга броконьерлар һөҗүм итә, ризык җитмәү проблемасы да бар. Аларга яшәр өчен шартлар тудырырга кирәк.
Әлеге чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия табигать ресурслары министры урынбасары Мурад Керимов катнашачак. Шулай ук Алтай Республикасы башлыгы килүе дә көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез