Газетага язылу

Казанда кар чистарту өчен рекордлы санда техника эшкә җәлеп ителгән

1 февральгә каршы төндә республика башкаласы урамнарына кар чистарту өчен 1353 берәмлек техника чыгарылган - бу соңгы елларда рекордлы сан. Чистартуда 689 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бу рекорд "Буран" планына бәйле. Казанлыларны алдан ук шәхси авто кулланмаска сораганнар, оешма җитәкчеләренә хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә киңәш иткәннәр, ә балалар өчен очный дәресләрне гамәлдән чыгарганнар.

Хәзерге вакытта урамнарда карны 700 берәмлектән артык техника һәм 561 эшче чистарта.

Мэриядә хәбәр итүләренчә, җыештыру буенча шикаятьләр булса, казанлылар 7 (843) 222-72-22 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала яисә @kznhelpbot телеграм-ботына яза алалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре