Казан шәһәр хезмәтләре бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда эшли. Яңа ел каникулларында көн саен урамнарны җыештыруга 350 берәмлек махсус техника һәм 500гә якын юл эшчесе чыга. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәйрәм көннәрендә коммуналь хезмәтләрнең эшен тикшерде. Ул Казанның барлык районнарында урамнарны, ишегалларын һәм квартал эчендәге машина юлларын җыештыруны тикшерде. Тикшерүдә аның белән бергә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, ә урыннарда район башлыклары катнашты.
Тикшерү вакытында әйтелгән мәгълүматларга караганда, 2 гыйнварда урамнарны кардан чистартуда 320 берәмлек техника һәм 489 юл эшчесе катнашкан. Тәүлек эчендә шәһәрдән 9,1 мең тонна кар чыгарганнар, юлларны эшкәртү өчен 685 тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы кулланганнар.
Һава шартларының начараюы сәбәпле, 3 гыйнварда көндез төп магистральләргә 349 берәмлек техника чыгарылды. Төнлә аларның санын арттыру планлаштырыла, чөнки кар чистарту эшләренең төп күләме гадәттәгечә төнлә башкарыла.
Ишегалды территорияләрен җыештыруны идарәче компанияләр тәэмин итә: алар карамагында 1,4 мең ишегалды җыештыручы һәм 230 берәмлек махсус техника бар.
Нормативлар нигезендә, йорт яны территориясе кар яуганнан соң алты сәгать эчендә чистартылырга тиеш.
Кышкы сезон башыннан Казаннан инде 128 мең тонна кар чыгарганнар, ә бозлавыкка каршы көрәш өчен 22,5 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы кулланганнар.
Рөстәм Гафаров Алексей Казем-Бек, Андрей Адо, Комиссар Габишев, Юлиус Фучик, Чкалов, Батыршин, Лукин һәм Яшьләр урамнарындагы йортларның ишегалларын карап чыкты.
Кайбер адреслар буенча район администрацияләренә һәм идарәче компанияләргә юлларны, социаль объектларга юлларны җыештыруны көчәйтергә, шулай ук балалар өчен уен мәйданчыкларын кардан чистартырга кушылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез