Казанда каратэ киокусинкай буенча узачак ярышта 300 спортчы чыгыш ясаячак

19 ноябрьдә Казанда каратэ киокусинкай буенча узачак ярышта 300 спортчы чыгыш ясаячак. «Казанский Барс» турнирында Россиядә киокусинкай төрен башлап җибәрүчеләр, спорт ветераннары да катнашачак. Бу хакта журналистларга «Кёкусинкай Республики Татарстан» физик культура һәм спорт иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Алексей Нягин әйтте.

«Алга таба, әлбәттә, турнир үсәр дигән өмет бар, безнең ил күләменә чыгасы килә. Бу ярышта исә 15 төбәктән спортчылар чыгыш ясый. Алар арасында Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары да бар», – диде Алексей Нягин.

Алга таба Татарстанда спортның бу төрен үстерергә ниятлиләр. Россиянең кёкусинкай федерациясе президенты һәм бу оешмага нигез салучы Александр Танюшкин сүзләренә караганда, СССРның беренче чемпионатларында җиңүгә ирешкән спортчылар арасында Казан егетләре дә булган. Хәзерге вакытта Татарстанда каратэ киокусинкай белән 3500 чамасы кеше шөгыльләнә.

«Казанский Барс» башкаланың Теннис һәм бокс үзәгендә узачак. Керү бушлай.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре