Газетага язылу

Казанда «Kazan Digital Week» халыкара форумына әзерлек башланды

Быел Kazan Digital Week форумы 29-31 октябрьдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Бүгенгә форумда катнашырга җыенуын чит илләрнең 9 министрлыгы һәм дипломатик вәкиллеге расланган. 50 илдән делегатлар теркәлгән. Әзерлек барышында халыкара көн тәртибен киңәйтүгә һәм алдынгы федераль IT-компанияләр катнашуына аерым басым ясала. Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Kazan DigitalWeek халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. 

Видеоконференцэлемтә буенча анда Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев та катнашты. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, форум үзен цифрлы трансформация, алдынгы технологияләрне кертү һәм халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү турындагы һөнәри диалог өчен төп мәйданчыкларның берсе буларак күрсәтте.

Максут Шадаев утырышта катнашучыларны сәламләп, форумны уздыруның мөһимлеген ассызыклады. «Соңгы елларда Kazan Digital Week социаль өлкәдә, дәүләт идарәсендә һәм бизнеста цифрлы технологияләрне гамәли куллану мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен әһәмиятле мәйданчык булды. Узган ел форум 25 мең катнашучыны җыйды. 1300дән артык чыгышны үз эченә алган бай эшлекле программа оештырылды. Форум катнашучы компанияләр өчен бик мөһим әһәмияткә ия: биредә яңа партнерлар, заказчылар һәм үз карарларын гамәлгә кертү өчен мәйданчыклар табалар», - диде министр.

Максут Шадаев форумның оештыру-техник әзерлеген югары бәяләде. Шулай ук бирелгән югарылыкны тотып калырга кирәклегенә аерым игътибар бирде.

Утырышта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әзерлек барышында форум чаралары турында Россия һәм чит илләрнең алдынгы югары уку йортларына, министрлыкларына һәм оешмаларына меңнән артык мәгълүмат хаты җибәрелгән. Бу яңа партнерларны җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Шуны да әйтергә кирәк: «Kazan Digital Week – 2026» фәнни хезмәтләр җыентыгына Россия һәм чит ил авторларының 380 мәкаләсе сайлап алынган. Узган елдагы кебек үк, май аеннан октябрьгә кадәр цифрлы үсешнең төп темалары буенча онлайн-вебинарлар уза. Форум кысаларында «Kazan Digital Legends" хакатоннар марафоны оештырылган, аларның 5се инде төгәлләнгән.

Быел форумда катнашучыларга киңәйтелгән стартаплар аллеясе күрсәтеләчәк, анда 60 проект урнаша. Шуларның 30зы Россиянеке, 20се чит илнеке һәм хакатоннарда җиңүче 10 команда. Аерым мәйданчыкларда лекцияләр, мастер-класслар, шоу-кейслар оештырыла.

Гомумән алганда, Kazan Digital Week күргәзмә программасы гомуми мәйданы 20 мең кв. метр булган 3 павильонны үз эченә алачак. Беренче павильонда роботлар сугышы буенча халыкара чемпионатның ярымфиналы һәм финалы узачак. Икенчесендә исә форумның 10 юнәлеше буенча экспозицияләр тәкъдим ителәчәк. Карарларның күбесе ясалма фәһем куллануга бәйле. Өченче павильонда стартаплар аллеясе, вакансияләр ярминкәсе, «Һөнәре буенча иң яхшылар» һөнәри осталык конкурсы үткәрү планлаштырылган.

Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, бүгенгә форум программасы тулысынча формалашкан диярлек. Хәзер Россия Цифрлы үсеш министрлыгының стратегик сессиясен үткәрү форматы эшләнә. Форумның пленар утырышы «Ышанычлы цифрлы экосистема: ясалма акыл, мәгълүматлар һәм технологик суверенитет» темасына багышланачак. Шулай ук мэрларның түгәрәк өстәле дә булачак, анда Кытай, Төркия, Гыйрак, Эфиопия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия шәһәрләре лидерлары катнашыр дип көтелә.

Форум барышында бер үк вакытта 10 эре партнерлык чарасы узачак: фәнни конференцияләр, мода күрсәтү, хоккей матчы, махсус хәрби операция ветераннарының киберкөрәше. Шулай ук роботлар сугышы буенча халыкара чемпионат планлаштырылган, ул Россия Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә. Бу форумның инженерлык һәм яшьләр өлешен көчәйтәчәк, укучыларга һәм студентларга гамәли робот техникасын күрергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.

Ахырда Максут Шадаев зур әзерлек эшләре башкарылуын билгеләп үтте. Ул форумның югары оештыру дәрәҗәсендә узачагына ышаныч белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре