Казанда «Казан Марина» курорты барлыкка килергә мөмкин

Лаешта «Казан Марина» курорты 2028 елда барлыкка килергә мөмкин. Проект буенча 1250 номерлы кунакханә, 300 яхта, экстрим-үзәк һәм күңел ачулар булыр дип күзаллана. «Казан Марина» өчен барлыгы 9,5 млрд сум тотарга планлаштыралар. Хәзер яңа курортның проект-эзләү эшләренә 28 млн сум бүлеп биргәннәр, дип яза «Миллиард татар» Телеграм-каналы.

Курорт «Бөек Идел юлы»нда булганлыктан, Лаештан су буйлап Чистайга, Алексеевскига, Тәтешкә, Зөягә, Алабугага һәм башка җирләргә барып булыр дип планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре