«Озак еллар дәвам итәчәк дуслык». Бүген Татарстан Милли китапханәсендә Казахстан Республикасы көне узды. Аның кысасында фотокүргәзмә ачылды. Чара Казахстан Конституциясе көне уңаеннан һәм Астана шәһәрендә 8-13 сентябрьдә узачак 5 нче Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары алдыннан үткәрелде.
Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков фикеренчә, күргәзмә ике халыкны якынайтуга зур өлеш кертәчәк һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә чираттагы адым булачак.
– Уртак бәйрәмнәребез – Татарстан Республикасы көне һәм Казахстан Конституциясе көне икесе дә 30 августка туры килә. Алар алдыннан шундый фотокүргәзмә үткәрергә булдык, – дип сөйләде Генераль консул күргәзмә ачылышында. – Казахстан озын демократик юл үтте. Бу күргәзмә аның тарихы, мәдәнияте, табигате турында сөйләячәк. Казахстанны ничек бар шулай күрсәттек. Республиканың барлык төбәкләрен диярлек колачладык. Аның үсешен кызыклы итеп җиткерергә тырыштык.
«Озак еллар дәвам итәчәк дуслыгыбызны раслау». Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күргәзмәне әнә шулай дип атады.
– Республика башкаласында чираттагы мөһим мәдәни вакыйга. Бүгенге күргәзмә проекты – Казахстанның гүзәл дөньясына чуму, анда булган мәдәният объектларына кагылу өчен мөмкинлек. Бу безнең тугандашлыгыбызга, хезмәттәшлегебезгә хөрмәт күрсәтү дә. Казахстанның Генераль консуллыгы эшен аерым билгеләп үтәсе килә. Алар тарафыннан тирән һәм эчтәлекле проектлар гамәлгә ашырыла. Бу киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм.
Чарада шулай ук татар телендә «Казах халык әкиятләре» җыентыгы тәкъдим ителде һәм Милли китапханә фондына тапшырылды. Күргәзмә исә 26 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез