Казанда Казахстан халыклары ассамблеясының 30 еллыгына багышланган чара узды

Кичә башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йортында “Казахстан халыклары ассамблеясы: бердәмлеккә һәм татулыкка – 30 ел – киләчәккә караш” дигән “түгәрәк өстәл” булып узды. Казахстан халыклары ассамблеясының 30 еллыгына багышланган бу чараны Казахстан Республикасының Казандагы генераль консуллыгы һәм Татарстан халыклары ассамблеясы оештырды.

Чарада катнашучылар Казахстан һәм Россиядә гражданлык җәмгыяте үсеше модельләренең охшаш булуын билгеләп үттеләр. Бу илләрнең икесендә дә Ассамблея  гомумхалык бердәмлеге институты буларак чыгыш ясый: барлык этник төркемнәрнең мәнфәгатьләрен берләштерә, мәдәниятара диалогларның үсешен ныгыта.

Казахстанда төрле этник төркем вәкилләре яши. Аларның бер-берсенә булган хөрмәте, теләктәшлеге, уртак иминлеккә омтылышы бик зур кыйммәткә ия булып, республика халкын берләштерә. Казахстан халыклары ассамблеясы утыз ел эчендә консультатив-киңәш бирү органыннан парламентта вәкил булу хокукы белән конституция институтына әверелде. Үзенә хас модельне тормышка ашырып, илдә тынычлыкны һәм бердәмлекне саклап кала алды. Нәтиҗәдә бу гамәлләр дәүләтчелекне ныгыту юлында нигез булып тора.

Юбилей уңаеннан Казахстан халыклары ассамблеясының яшьләр канаты “30 игелекле эш” дип аталган чара үткәрергә тәкъдим итте. Ул ел буенча дәвам итәчәк.

“Түгәрәк өстәл”дә сәламләү сүзләре белән Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков, Россиядәге тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан халыклары ассамблеясы советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан халыклары  дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Темирханов, Казах милли-мәдәни автономиясенең яшьләр канаты рәисе Рената Исмурзаева чыгыш ясады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре