Татарстан башкаласында «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көненең пленар сессиясе башланды.
«Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия форумы Россия Президенты кушуы буенча уза. Ул Россия Президенты Администрациясе ярдәме белән Җирле үзидарәләрне үстерү бөтенроссия ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Форум шәһәр һәм районнарны үстерүне күздә тота. Быел ул апрельдә Мәскәүдә узачак һәм 9500 дән артык катнашучыны берләштерәчәк. 2025 елда, әлеге зур чарага әзерлек кысасында, гыйнвардан алып апрельгә кадәр илнең 16 төбәгендә тәүге тапкыр форумның төбәк көннәре дә узачак.
Шунысы әһәмияткә лаек: төбәкләрдә, теге яки бу җирлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле юнәлешләр буенча фикер алышачаклар. Экология темасына багышланган тәүге чара Мурманск өлкәсендә узды. 29-30 гыйнварда сөйләшү өчен Татарстан башкаласына җыелдылар. Казанда яшәү өчен уңайлы мохит турында фикер алышалар.
Очрашу урыны итеп Татарстанны сайлаулары очраклы гына түгел. Республика – ил күләмендә уңайлы мохит булдыру юнәлешендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. 2015 елда Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасы башланды һәм алга таба эш «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында дәвам итте. Ун ел эчендә республиканың зур шәһәрләрендә, кечкенә авылларында 400 дән артык җәмәгать урыны төзекләндерелде һәм яңадан төзелде. Әлеге эшләрнең гомуми бәясе 26 миллиард сумнан артып киткән. Моннан тыш, 2020 елдан бирле Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы да тормышка ашырыла. Биш елда биш меңнән артык ишегалды танымаслык булып үзгәргән
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез