Казанда кеше урлау буенча тикшерүне прокуратура үз контроленә алган

Казанда яшүсмерне урлау турындагы җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосы үз контроленә алган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы үзенең рәсми телеграмма-каналында хәбәр итә.

Әлеге хәл турында кичә билгеле булды. Беренчел мәгълүмат буенча, билгесез кешеләр шәхесе ачыкланмаган егетне кыйнаганнар һәм машинага утыртып алып киткәннәр. KazanFirst хәбәр итүенчә, урланган кеше яшүсмер булырга мөмкин.  Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан әлеге факт нигезендә «кеше урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять эшен тикшерү һәм аның барышы турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга хәбәр итеп торачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре