Газетага язылу

Казанда кешеләрдән 99 миллион урлаган йорт төзүчеләр суд каршына баскан

Бүген Казанның Яңа Савин район судында күп миллионлаган мошенниклык турындагы эш буенча тикшерү башланды. Дүрт кеше – Кристина Гаранина, Ранил Гыйниятуллин, Ксения Гыйниятуллина һәм Эдуард Исмәгыйлев аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә.

Тикшерү фаразы нигезендә, гаепләнүчеләр «Стройкапитал» ҖЧҖ исеменнән эш иткән. Алар янәсе йортлар төзү белән шөгыльләнгән. Чынлыкта төркем 24 гражданның 99 млн сумнан артык акчасын урлаган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре