Казанда кибеттә атыш оештырырга янаган ир-атны тоткарлаганнар

Кичә социаль челтәрләрдә Казан үзәгендә парфюмерия кибетенә бер ир-атны кертмәгәннәре турында мәгълүмат барлыкка килде. Шуннан соң ул персоналга ату оештыру белән яный башлаган, соңыннан качкан.

Билгеле булганча, ир-атны QR-код булмау аркасында кибеткә кертмәгәннәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат тоткарланган.

"Полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә", - дип ачыклык керттеләр идарә матбугат хезмәтендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре