Казанда көчле янгын: 5 йорт яна

Казанның Әмәт бистәсендә биш йорт яна, дип хәбәр итә Mash.

Янгын Универсиада проспектындагы коттеджларның берсендә башланган, аннары күрше биналарга күчкән. Кешеләр утны үз көчләре белән сүндергәннәр, хәзер урында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ашыгыч ярдәм эшли. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күчеләр юк.

Искәртәбез, Татарстанда 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Шулай итеп, бу чорда учак ягарга, чүп-чар, коры үлән, чыбык-чабык яндырырга ярамый. Моннан тыш урманнарга якын булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре, балалар лагерьларында мангалда, янмый торган башка савытта аш-су әзерләү дә тыела. Әлеге чикләүләр ресторан, кафе-барларга, башка җәмәгать туклануы урыннарына кагылмый.

https://vatantat.ru/2025/04/167352/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре