Казанда контракт буенча хезмәткә сайлап алуның мобиль пункты ачылачак

Шимбә, 9 мартта, 11.00 сәгатьтә "Порт" сәүдә үзәге янында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алуның мобиль пункты эшләячәк. Россия оборона министрлыгы белән 25 мартка кадәр контракт төзегән гражданнарга 400 мең сум түләнәчәк.

Теләүчеләр контрактка кул кую шартлары белән таныша, хезмәт итү урыннары һәм вазыйфалары, ташламалар, гарантияләр, ярдәм чаралары һәм акчалата түләүләр турында киңәшләшә алачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре