Казанда контролерлар битлексез йөрүче 140 кешене җәмәгать транспортыннан төшереп калдырганнар

Ике атна эчендә транспортта шәхси саклану чараларыннан башка йөрүче 5900 пассажир йөрүе теркәлгән.

Транспорт комитеты, «пассажирлар йөртүне оештыручы» һәм Казан транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре хезмәткәрләре ике атна эчендә 3,8 мең трамвай, автобус, троллейбус һәм метро поездларын тикшергәннәр.

Тикшерүләр бу ай башыннан 15 ноябрьгә кадәр үткәрелгән. Нәтиҗәдә, шәһәрнең җәмәгать транспортында битлексез 6 меңгә якын кеше йөрүе ачыкланган. Ревизорлар кисәткәннән соң, күпчелек битлекләрен кигән.

Әмма 140 пассажирга салоннан чыгарга туры килгән. Тикшерүләр 95 контроль ноктада узган.өрүче

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

транспорт

Көн хәбәре