Казанда көрәш белән шөгыльләнү өчен яңа секция барлыкка килде

Казан автотранспорт техникумында көрәш секциясе барлыкка килгән. Башкаланың Идел буе районында урнашкан уку йортында биредә 40-50 егет шөгыльләнер дип өметләнәләр.

Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров сүзләренә караганда, көрәш белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруда ярдәм итүне сорап, техникум вәкилләре үзләре мөрәҗәгать иткән. “Биредә беркайчан да көрәш секциясе булмаган. Без аларга келәм, сөлгеләр, көрәш киеме бирдек. Кыскасы, шартлар бар. Калганы үзләреннән тора”, – ди Марсель Таһиров.

Билгеле булганча, Татарстан Көрәш федерациясенең президиум рәисе Марат Әхмәтов Казанда милли спорт төренә игътибарны арттырырга кушты. Шуның өчен Татарстан башкаласында федерация эшчәнлегендә дә зур үзгәрешләр булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Марсель Таһиров Татарстанның көрәш федерациясе

Көн хәбәре