Газетага язылу

Казанда көрәш буенча командалар беренчелеге узды

Кичә Казанның «Тулпар» спорт сараенда 2008–2009 нчы елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы командалары беренчелеге узды.

Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

17-18 яшьлек егетләр арасында ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 9 авырлык үлчәвендә – 50 кг га кадәр, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 90 кг һәм 110 кг га кадәр үлчәү авырлыкларында 250гә якын көрәшче бил алышты.

Ярышларда беренче урынга Казанның «Зилант» командасы лаек булды, икенче урында шулай ук Казаннан Яңа Савин районы командасы, өченче – Чаллы, ә дүртенче урынны Балтач районы командасы яулады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре