Вакцина ясаудан тыш, мобиль пунктларда чип кую һәм хайваннарны теркәү хезмәте күрсәтелгән – әлеге мөмкинлектән 286 кеше файдаланган.
Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсендә күчмә акцияләрнең клиникага бармыйча гына хайваннарны авырудан саклап калуның уңайлы ысул булуын искә төшерәләр.
Казанда бистәләргә килеп йорт хайваннарына көзге вакцина ясау эшләре сентябрь аена билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез