Казанда көз айларында һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле гастрономия чаралары узачак

Быел «Тәмле Казан» фестивале бөтен Россиядән 85 мең кунак һәм 100дән артык катнашучыны җыйды. Киләсе елда чара тагын да масштаблырак булачак. Моннан тыш, шәһәрдә быел көзен һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле гастрономия чаралары планлаштырыла.

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казанның туризмны үстерү комитеты директорыДарья Санникова хәбәр итте.

«Алдагы планнарда – киләсе елның җәендә ел саен үткәрелә торган «Тәмле Казан» фестивален, Казан паркларында һәм җәмәгать киңлекләрендә төрле гастрономия чараларын уздыру. Әлбәттә, Яңа ел бәйрәмнәрендә күбрәк турист һәм кунакларны җәлеп итәрлек чара оештырырга планлаштырабыз», – диде ул.

Санникова ноябрьдә «Каз өмәсе» милли бәйрәме узачагын өстәде. Анда каз итеннән ризыклар, шулай ук кош мамыгыннан мендәрләр тәкъдим ителәчәк.

«Бу – буыннан-буынга тапшырыла торган кызыклы йола. Без аны саклап калырга һәм кунакларыбызга, Казан халкына җиткерергә телибез», – диде Санникова.

Ул ел саен Сабан туеның күпсанлы кунаклар җәлеп итүен, анда милли ашлар тәкъдим ителүен дә әйтеп узды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре