Казанда Красноярскидан килгән 15 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда бер тәүлек элек югалган Красноярскидан килгән 15 яшьлек кызны эзлиләр. Бала эзләү турында хәбәр социаль челтәрдәге «Лиза Алерт» эзләү отряды битендә барлыкка килде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте кызның югалуын раслады.

Кайбер мәгълүматлар буенча, яшүсмер кичә, 28 августта, Татарстан башкаласында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагерыннан киткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре