Ул башка экскурсияләрдән шактый аерылып тора. “Күңел адреслары. Тукай” мәдәни-экскурсиясе - Татарстан Милли музее, Татар утары һәм Тинчурин театрының уртак проекты. Өч сәгатькә сузылган чара Г. Тукайның әдәби музееннан башлана. Анда шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга мөмкин. Тукайның фото сурәтләре, язмалары, шәхси әйберләре һәм вафатыннан соң алынган битлеге дә тәкъдим ителә. Бүген экскурсиягә килүчеләр XIX гасырга караган тарихи бинаның манарасына да менде. Моңа кадәр анда бер генә туристны да керткәннәре юк иде.
Аннары экскурсия урамда – Юнысовлар мәйданында дәвам итте. Биредә Тукайның замандашлары, аның белән бәйле булган биналар хакында сөйләделәр. Шагыйрьнең мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлетова язмышы турында да мәгълүмат җиткерделәр.
Проектны оештыручылар Габдулла Тукайның яраткан ризыклары белән дә таныштырды. Экскурсиянең бу өлеше Татар утарындагы тарихи бинада дәвам итте. Анда заманында Шәрыкъ клубы урнашкан була. Тукай татар халык җырлары турындагы беренче лекциясен дә шунда укый, “Туган тел” шигыре дә тәүге тапкыр яңгырый. Биредә хәзер ресторан урнашкан. Экскурсиягә килүчеләрне шагыйрьнең яратып ашаган ризыгы - үрдәк итенән пешерелгән шулпа һәм пәрәмәч белән сыйладылар.
“Күңел адреслары. Тукай” яңа мәдәни-экскурциясе К, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында дәвам итте. Биредә ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән анимацион фильм тәкъдим ителә. Ул Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча ясалган.
Яңа проект ел буе дәвам итәчәк. Билетларны Татарстан Милли музее, Г. Тукайның әдәби музее сайтларында сатып алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез