Газетага язылу

Казанда күп фатирлы йортларның 91 процентына җылы бирелгән

Бүгенге көндә Казанда күп фатирлы торак йортларның – 91, социаль учреждениеләренең 95 процентына җылы бирелгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыймадиев Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Җылыту сезоны 1 октябрьдә үк башланды, һәм бу карар бик вакытлы булды: ай башында кисәк суытып җибәрә, көчле җил исә һәм яңгыр ява. Ә бала табу йортларына, стационар хастаханәләргә, интернат-йортларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә учреждениеләрнең гаризалары буенча 25 сентябрьдә үк җылы бирелә башлады», – дип хәбәр итте докладчы.

Гыймадиев эшнең дәвам итүен, калган 520 йортка һәм 45 социаль өлкә учреждениесенә якын көннәрдә җылы биреләчәген әйтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре