Газетага язылу

Казанда күп катлы йорт балконында янгын чыккан

Узган төндә Казанның Аркылы Базар урамындагы 59 йортта балконда янгын чыккан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, дүртенче каттагы балконда әйберләргә ут капкан. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Якынча мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Социаль челтәрләрдәге шәһәр берләшмәләренең берсендә хәбәр ителгән версия нигезендә, янгын фейерверк аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, төнлә бер төркем кешеләр йорт янында салют аттырган. Постка янгынның мөмкин булган сәбәбен һәм аны сүндерү процессын күрсәтүче видеоматериаллар да теркәлгән.

«Салют аттырдылар да, чүпләрен ташлап китеп бардылар», — ди видеороликларның берсендә хатын-кыз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре