Казанда күпбалалы ата озак еллар буе үзенең кызларын һәм улын көчләп яшәгән

Татарстан Югары судында балаларын нәни чактан ук көчләп яшәгән 45 яшьлек күпбалалы атаның эше буенча суд тикшерүе башланган. Ул балаларына карата азгын гамәлләр кылуда һәм аларны көчләүдә гаепләнелә.

“Татар-информ” үз чыганагы мәгълүматларына таянып язганча, ир-ат Татарстанда кечкенә генә бер шәһәрдә яшәгән. Хатыны белән 5 бала – 1 малай һәм 4 кыз үстергән. Эчү белән нык мавыккан, асылда беркайда да эшләмәгән. Кайвакыт ишегалды себерүче булып эшләштергән, әмма эшеннән бик тиз китәргә туры килгән... Гаилә йөген ана кеше ялгызы гына тарткан. Гел эштә булуы сәбәпле, өенә сирәк кенә кайтып күренгән.
Гаилә башлыгы шуннан файдаланып, берничә ел дәвамында – 2009 елдан 2024 елга кадәр кызларын һәм улын көчләп яшәгән. Балалары инде 6 яшьтән әтиләренең пычрак гамәленә дучар булган. Балалары үсә төшкәч тә хәсрәт ата кабахәтлеген дәвам иткән. Үсеп җиткән кызын көчләү – соңгы шундый очракларның берсе. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, ир-ат балаларына, кемгәдер сөйләсәгез, үтерәм, дип янаган. Олырак кызлары гаиләдә булып яткан хәлләр турында имеш-мимеш таралудан, шулай ук балалар йортларына озатылудан куркып, барысын да яшергән.

Ә ана кеше гаиләдәге хәлләр турында белмәгәнлеген әйткән. Балалары хәтта үзара да бу хакта сөйләшмәгән. Гаиләдәге икенче бала – кызлары кияүгә чыккач кына әтисенең көчләгәнлеге турында иренә әйткән. Ир-ат исә баҗасына – хатынының апасының иренә барысын да сөйләп биргән.
Гаиләдәге олы кыз сеңлесенең сүзләрен раслаган. Шуннан ир-атлар көчләүченең өенә барган. Тегесе барысын да таныган.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү тәмамланганнан соң җинаять эшен Татарстан Югары суды карый башлаган. Хәзер гаилә башлыгы барысын да кире кага: имеш, балалары аны фатирыннан мәхрүм итәргә маташа...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре