Газетага язылу

Казанда күренекле татар шәхесләренең каберләре мәдәни мирас объектлары буларак танылачак

Казанның Иске Татар зиратында күренекле өч татар эшлеклесенең каберләре рәсми төстә мәдәни мирас объекты буларак танылырга мөмкин. Республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына экспертизалар алынган да инде.

Түбәндәге шәхесләрнең каберләре мәңгеләштереләчәк:

Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) – дип белгече, тарихчы, мәгърифәтче. Хезмәтләре татар халкының дини һәм иҗтимагый аңын үстерүгә йогынты ясаган;

Һади Максуди (1868–1941) – иҗтимагый-сәяси эшлекле, педагог, тел белгече, журналист, к үренекле мәгърифәтчеләрнең берсе;

Галимҗан Баруди (1857–1921) – мөфти, җиддәчелек идеологы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салучы.

Белгечләр каберләрнең тарихи-архитектура, сәнгати, фәнни һәм тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын билгеләп үткән.

Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин моны юридик процедура гына түгел, бәлки тарихи гаделлекне торгызу буларак та бәяләгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Россия – мөмкинлекләр иле» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре