Казанда куркыныч йөкләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәтен һәм тукталышын чикләячәкләр.
Тыюлар иҗтимагый-сәяси чараларга әзерлек һәм уздыру вакытына кертеләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
13 майдан 19 майга кадәр куркыныч транспорт хәрәкәтен «Россия – Ислам дөньясы: Kazan Forum» халыкара икътисадый форумы уздырылу сәбәпле чикләячәкләр.
10 июньнән 14 июньгә кадәр хәрәкәт мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы кысаларында чикләнәчәк.
17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр чикләүләр Kazan Digital Week халыкара форумын уздыруга бәйле рәвештә кертеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез