Чарада 150 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Катнашучылар, Россия триколоры төсләрендәге табличкалар тотып, «Кырым», «Россия» һәм «Навсегда» сүзләре рәвешендә тезеләчәк. Акция вакытында шулай ук Россия флаглары кулланылачак.
Флешмобка хәрәкәт активистлары, мәктәп укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, шулай ук Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары вәкилләре кушылачак.
Акция «Россия – минем тарихым» тарихи паркында узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез