Газетага язылу

Казанда кышын юлларны чистарту өчен 155 машина йөртүче һәм 60 эшче җитми

Казанда кышын юлларга хезмәт күрсәтү өчен 155 махсус техника йөртүче һәм механизатор, шулай ук 60ка якын юл эшчесе җитми. Бу хакта Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Барлык техникада эшләү өчен 765 машина йөртүче һәм механизатор кирәк. Җәен бу кадәр машина йөртүчеләр кирәк түгел. Шуңа күрә бүген без аларны өстәмә рәвештә эшкә алабыз. 200гә якын машина йөртүчене җәлеп иттек, әмма шулай да әлегә техникада эшләргә кеше җитеп бетми», - диде ул.

Куляжев билгеләп үткәнчә, Казанның кышын юлларны җыештыру өчен кулланыла торган техника паркында 577 машина, шулай ук 28 өстәмә җайланма бар.

«Быел муниципаль предприятиеләр өчен сигез кече габаритлы тротуар җыештыру машинасы сатып алынды. Алар җәяүлеләр зонасын чиста тоту өчен кулланылачак», – дип ассызыклады ул.

Әмма, Куляжев сүзләренчә, юлларны тиешенчә чистартып тору өчен техника булу гына җитми, кышын катлаулы шартларда эшләргә әзер булган машина йөртүчеләр һәм юл эшчеләре кирәк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре